"Табигать дөньясына - китап аша"

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

  13 январь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә түбән сыйныфта укучы китап укучылар белән 2017 ел – Россиядә экология елы уңаеннан “Табигать дөньясына – китап аша” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз  китап укучы балада табигатькә карата сакчыл караш , экологик культура тәрбияләү, үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү иде. Алар белән шагыйрьләребез иҗаты белән таныштык, экологик сынамышлар уенында көч сынаштык, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар аша булган белемнәребезне күтәрү өстендә эшләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International