Чана-тауга яңа юл ачылды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

«Сабантуй» ял паркындагы  яңа ачылган чана-тау  корылмасы   райондашларыбызның, бигрәк тә,\  яшь балалары булган гаиләләрнең  яратып  йөри торган урынына  әверелеп килә.  Кичке сәгатьләрдә,  ял көннәрендә  бирегә машиналар белән килүчеләр бермә-бер арта – Кара күл ягына китә  торган  юл  машина белән тула, шул сәбәпле автомобильләр белән  кара-каршы килеп үтеп китү авырлаша иде. Әлеге проблеманы исәпкә алып, чана-тауга илтә торган тагын бер машина юлы  булдырылды. Сосна басуы буйлап, ат чабашы була торган  мәйдан яныннан, киң итеп чистартылган яңа юл ачылды. Хәзер  чана-тау итәгенә кадәр килеп туктау мөмкинлеге булдырылды,  дип хәбәр итә район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International