ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа елда барыбыз да шатлыклы көннәр, күңелле мизгелләр, тыныч тормышлар көтәбез. 2016 елның 14 декабрендә  мөмкинлекләре чикле  кешеләр Декадасы уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә һәр елдагыча Яңа ел тамашасы уза. Чара  «Кышкы әкият” дип исемләнгән программа буенча барды. 

Чепья  авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан   " Язмышларга буйсынмас җаннар" әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә Ф.Яруллин, Г.Сагыйров, Л.Сәләхетдинова, Ч.Габделганиева  иҗатларына күзәтү ясалды, алар иҗат иткән җырлар тыңланды. Шул исемдәге китап күргәзмәсе аша язучыларның әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.

Чепья  балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 2 Б сыйныф укучылары кунакта булды. Бу юлы укучылар белән туган авыл, аның табигате турында  "Я. Мой дом. Моя деревня" исеме астында фикерләшү  булды, яңа китапларга һәм "Зимнее волшебство" китап күргәзмәсенә күзәтүләр ясалды.

Чепья мәдәният йорты каршында эшләүче "Яшьлек" инструменталь ансамбле керәшеннәрнең "Туым жолдызы" ("Рождественская звезда")   конкурсының зональ этабында катнашты. Керәшен җыруларына поппури уйнап, ансабль   ll  дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

 Коррупциягә каршы көрәш көннәре кысаларында Карадуган авыл китапханәсендә «Коррупция- йогышлы чир» исемендә әңгәмә үткәрелде.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция, ришвәтчелек темасына "Коррупция-проблема современности" исемендә китап күргәзмәсе төзелде һәм "Вместе-против коррупции" дип аталган листовкалар ясалып райондашларга таратылды.

10 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә яшьләр өчен Халыкара коррупция белән көрәш көне уңаеннан хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция,ришвәтчелек темасына багышланган “Без-коррупциягә каршы” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды.

 

Каенсар авылында  яшәүче Гыйлмуллина Гыйлембану Нигъмәтҗан  кызына  10 декабрь көнне 90 яшь тулды. 


11
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Балтачта “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач бүлекчәсенең XXVI отчет-сайлау конференциясе үтте.

Көн тәртибендә каралган җиде мәсьәләнең берсе - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенә секретарь сайлау. Әлеге вазыйфага ике кандидатура - район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аның урынбасары Наил Сабирҗанов күрсәтелде. Әлеге вазыйфага бертавыштан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин сайланды.

Мәдәният үзәгенең файесында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның һәм "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану курслары узучылар эшләп калдырган кул эшләреннән күргәзмә булдырылган һәм чәй эчеп алу мөмкинлеге булдырылган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International