Каенсар авылында яшәүче Гыйлмуллина Гыйлембану Нигъмәтҗан кызына 10 декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенен беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, җаваплылыгы чикләнгән «Тукай» җәмгыяте директоры Рамил Мөхәммәтгалиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.