3 сентябрь көнне район мәдәният үзәге янындагы мәйданда районыбыз халкы өчен гаять тә үзенчәлекле көн булды. Күктән яңгыр явып торса да, халыкның күңеле күтәренке иде. Бүген Россиядә “Терроризмга каршы теләктәшлек һәм соледарлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан әлеге мәйданда иминлек бәйрәме үтте. Казан артистлары Артур&Марат дуэты һәм "Кыю кызлар" коллективы катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән, ихлас изге теләктән, балалар күк йөзенә тынычлык символы булган ак күгәрченнәр очырдылар.
2016 нчы елның 3 нче сентябрендә терроризмга каршы һәм бердәмлек көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр “Беслан балалары” исемле документаль –тематик видеофильм карадылар.
3 сентябрь көнне бистәдә терроризмга каршы чаралар үтәчәк.
Иртәгә сәгать11.30да Балтач бистәсендә, район мәдәният үзәге каршында РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу үтә, шунда ук терроризмга каршы чаралар да уздыру каралган.
Иминлекне саклау мәсьәләләре һәрберебез өчен дә уртак, шуңа күрә ничек уяу һәм сак булырга кирәклеген белеп тору өчен уздырылучы чараларда актив катнашырга чакырабыз!
2016 нчы елның 2 нче сентябрендә Татарстан Республикасы буенча бара торган терроризмга каршы һәм бердәмлек көне уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының җинаять эзәрлекләү вәкиле Ленард Сәгъдиев, христиан дине вәкиле Георгий атакай һәм ислам дине вәкиле Гөмәр хәзрәт катнашында “Ничек терракт корбаны булмаска?” исеме астында очрашу булып узды.
30 август, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Балтач авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Алтын көз-2016» бәйгесе уздырылды.
Үзәк китапханә каршында оештырылган күргәзмәгә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр куелды, күргәзмәне райондашлар иҗат иткән композицияләр, матур матур чәчәк бәйләмнәре бизәде. Бәйгегә район авылларыннан 61 кеше катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре:
«Иң матур композиция»
1 урын- «Көзге олау»- Айсылу, Айнур Галиевлар- Шешеңәр авылы;
«Кәбестә дип ялгышмагыз, куян кызы булам мин»- Маннанова Илүзә- Кили авылы;
2 урын «Картлык-шатлык»- Хусаинова Инзилә- Борбаш авылы
«Табигать кочагында»-Самигуллина Әлфинә- Нөнәгәр авылы
3 урын «Күл буе»- Зарипов Ислам-Борнак авылы
«Зәңгәр күлдә ташбака һәм гүзәл кош»- Нургалиева Гөлдания-Чутай авылы
«Иң матур чәчәк бәйләме»
1 урын Шакирҗанова Фирдания- Шода авылы
2 урын Акберова Миләүшә –Дорга авылы
Габдуллина Лидия- Борнак авылы
3 урын Галиева Зөлфирә- Көек авылы
Зиатдинова Халисә- Салавыч авылы
«Табигать могҗизасы»
1.«Пустынный цветок»- Хафизов Наиль- Ярак-Чурма
2. Ильдус һәм Эльвира бакчасында үскән гигант яшелчәләр- Кенәбаш авылы
Җиңүчеләрдән тыш бәйгегә һәр катнашучы бүләкләнә
2 сентябрь көнне 3-сентябрь-Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсендә “Терроризм –основная угроза XXI века” исемендә китап күргәзмәсе эшләнеп, төрле яшьтәге китап укучыларга тәкъдим ителде.
2016нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан республикасы буенча барган терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү планы кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләргә янгын бүлекчәсе участок командиры Габдулла Ганиев һәм полиция бүлеге вәкиле Эдуард Файзрахманов белән мавыктыргыч-физрультура чарасы уздырылды.
2016 елның 31 нче августында Балтач районы “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә ял итүчеләргә “Уныш бәйрәме” уздырдылар.
Район башкарма комитетының юридик бүлеге һәр пәнҗешәмбе көнне 14:00 - 16:00 сәгатьләрдә билегеле бер категория гражданнарга (аз керемле гаиләләргә, I һәм II төркем мөмкинлеге чикле гражданнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Хезмәт ветераннарына, Хезмәт Геройларына, тулы булмаган гаиләдә үсүче балаларга, инвалид балаларга, опекага яки уллыкка бала алырга теләүче гаиләләргә, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга, чернобыльчеләргә һ.б.) бушлай юридик ярдәм күрсәтә.
Ярдәм күрсәтү алдан язылган исемлек буенча алып барыла.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84368)2-54-37
29 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарада безнең районның Куныр авылыннан Ания һәм Хәмит Гәрәевлар гаиләсе дә катнашты.