Алар - җәмәгать тәртибе сагында

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Күптән түгел декабрь аенда башкалада Татарастан Республикасында яшьләр оешмаларының җәмәгать тәртибен саклау буенча ХI Слеты булып узды. Әлеге чарада 2016 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Шушы уңайдан, районыбыздан яшьләр оешмасы белән эшләүче белгечләрдән торган делегация катнашты. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин тырыш хезмәте өчен исемләнгән кул сәгате белән бүләкләнде. Ә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Ләйсән Нәҗипова, "Факел" балалар һәм яшүсмерләр клубы тренеры Илфар Гыйльметдинов, Балтач урта мәктәбе укучылары Алмаз Иванов белән Илһам Кадыйров Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International