Пенсия системасы бер урында гына тормый, ул үсә, үзгәрә. Пенсия түләү турында беренче тапкыр телгә алулар бик борынгы заманнарга барып тоташа. Елъязмаларга күз салсак, князьләр һәм гаскәр башлыклары, сугышчыларының ашау-эчүләре турында гына кайгыртмыйча, яраланган очракта һәм картлыкта тормышларын матди яктан тәэмин итүне дә хәл итә башлаганнар. Хезмәттән киткән сугышчыларга “Сәламәтлекләрен ныгыту өчен” дип аталган беренче түләүләр патша Алексей Романов чорында, 1663 елдан башкарыла.
1720 елда (патша Петр I чоры) пенсия буенча беренче закон - ”Рус хәрби диңгез флоты уставы” кабул ителә.
Ил белән Екатерина II идарә иткән елларда тәүге тапкыр пенсия реформасы үткәрелә. Тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) пенсия барлыкка килә. Моның өчен 20 ел хезмәт стажы кирәк булган.
Шушы чордан алып бүгенге көнгә кадәр үзгәрешләр кичерсә дә, дәүләттән ярдәм буларак, пенсия түләү сакланып калган. Бүген, 21нче гасырда, пенсия әби-бабаларыбызныкы кебек исәпләнми, аны билгеләүнең үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме - һәркем үзенең хезмәт юлы башлану белән булачак пенсия күләменә йогынты ясый ала.
Пенсия, пособиеләр билгеләү һәм түләү, иминият взносларын җыю һәм исәпкә алу, клиентларга хезмәт күрсәтү, пенсия реформалары белән халыкны даими таныштырып бару, бер тапкыр бирелә торган акчалата һәм социаль түләүләрне башкару – һәммәсе дә Пенсия фонды хезмәткәрләре җаваплылыгында.
Пенсия фондының район бүлегендә бүгенге көндә 33 кеше хезмәт куя. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.