23 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә Өченче чакырылыш Балтач район Советының унберенче утырышы булды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинның чыгышы тыңланды. Ул Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында (икенче укылыш) бәян итте.
2. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына бюджеты турында (икенче укылыш) чыгыш ясады
.
3. Район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова 2017-нче елга Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы белән таныштырды.
4. Район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова үз чыгышында Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.
5.Район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Мустафин көн тәртибендәге ике мәсьәләгә тукталды. ул Балтач муниципаль районының муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмә хакында һәм Балтач район Советының Регламентына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясады.
6. Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Мөхәмәтҗанова Балтач район Советының 2017-нче елга эш планы турында таныштырды.
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Анда Район Советының 30 депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.