Балтачлылар утлы корал тапшырып, акча эшли ала

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын үз теләгең белән хокук саклау органнарына тапшыру, җинаять җаваплылыгыннан коткарудан тыш, матди файда да китерә. 

Киселгән утлы корал тапшырган өчен - 3 мең, 
шартлаткыч матдәләр һәм шартлату чаралары өчен - 2 мең, 
гранаталар һәм шома көпшәле утлы ату коралы өчен – 1 мең 500 сум, 
көпшәсе киселгән, кулдан ясалган утлы коралга – 1 мең, 
газлы, пневматик һәм травматик корал өчен - 500 сум, 
киселгән утлы коралга хәрби кирәк-яраклар өчен 20 сумга кадәр 
Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча акча түләнә. 
Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80, 2-65-41 телефоннары аша шалтыратып әйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International