Яңа елның элек-электән килә торган үзенчәлекле, шул ук вакытта могҗизага тиң бер бүләге бар, ул - лотерея. Алдан-ала сатып алып куйган шул лотерея билетына "Нәрсә чыгар, нинди бүләк отармын икән?" дип кем генә уйламый икән... Быел да райондашларыбыз бу бәхетле мизгелдән Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм калмаячак.
31 декабрь көнне "Балтач" ял паркында үзәк чыршы янында үткәрелгән "Хуш киләсең, Яңа ел" бәйрәм кичәсе барышында лотерея уйнатылачак. Бәйрәм чарасы 19.00 дә башлана.
Лотерея билетлары район мәдәният үзәге кассасында сатыла. Бәясе - 100 сум. Ашыгыгыз билетлар санаулы !!!