7 декабрьдә, мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз мәдәният үзәгенә үзләре хөрмәтенә махсус әзерләнгән бәйрәм концертын тамаша кылырга җыелды.

2016 елның 11 декабре, якшәмбе

Мәдәният үзәгенең файесында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның һәм "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану курслары узучылар эшләп калдырган кул эшләреннән күргәзмә булдырылган һәм чәй эчеп алу мөмкинлеге булдырылган иде. 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләде. Районыбыз үсешенә керткән өлешләре, спорт, мәдәният, сәнгать һәм башка тармакларда ирешкән уңышлары өчен чиксез рәхмәтен белдереп, "Мөмкинлекләрегез чикле була торып та, чиксез мөмкинлекләргә ия булган олы җанлы райондашларыбыз сез безнең", дип, хөрмәт белән мөрәҗәгать итте ул зал тулы тамашачыга. 

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина районыбызда декада кысаларында уза торган чаралар белән таныштырды. Мөмкинлеге чикле балаларны 23 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә үткәреләчәк Яңа ел кичәсенә чакырды. 

Район мәдәният үзәге хезмәтләре "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Мәгънәле матур җырлар, дәртле биюләр, шаян шигырьләр райондашларыбызга күңел көрлеге, тәвәккәллек һәм бәхетләр китерсен, тормышларында яңадан-яңа уңышларга рухландырсын иде!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International