7 декабрь көнне мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз мәдәният үзәгенә "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән чарага җыелды. Мәдәният үзәгенең файесында халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучылар һәм "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану курслары узучылар эшләп калдырган кул эшләреннән күргәзмә һәм чәй табыны булдырылды.
Әлеге бәйрэм район мәдәният үзәге хезмәткәрләре көче белән эзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте. Мәгънәле матур җырлар, дәртле биюләр, шаян шигырьләр райондашларыбызга күңел көрлеге, тәвәккәллек һәм бәхетләр китерсен, тормышларында яңадан-яңа уңышларга рухландырсын иде!
Район социаль яклау бүлеге җитәкчелеге бәйрәм кичәсен уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Тимирязев исемендәге, “Яңа тормыш”, “Татарстан” җәмгыятьләренә олы рәхмәтен белдерә.