Әниләр көне уңаеннан 1 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Дәү әнидә кунакта" дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды. Кичәбездә әниләргә багышланган әдәби әсәрләр укылды, шигырьләр сөйләнде. Ә мәдәният хезмәткәрләре музыкаль сәлам аша үзләренең котлауларын җиткерделәр.