Электрон хезмәтнең күпкә уңайлы булуын таныр вакыт җитте.

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

– Электрон түләүләргә ияләшеп киләбез. Аның вакытны янга калдыруы белән күпләребез килешә хәзер. Чиратларда торасы юк, хезмәт хакы карточкага күчү белән, тәләүләрне башкарып кына куясы. Электрон хезмәтнең күпкә уңайлы булуын таныр вакыт җитте, җәмәгать, - дип сүз башлады район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров 2 декабрьдә район мәдәният үзәгендә бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар белән үткән чираттагы җыелышны. – Әйе, коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләүләрне башкару соңгы айларда үз нәтиҗәсен бирә башлады – район буенча 20 %ны тәшкил итә. Тик кызганыч, еллык гомуми нәтиҗәләрдә безнең Балтач районы республика күләмендә соңгы урыннарда калачак, билгеле. Ләкин киләсе елда 48 район арасында урталыкка күтәрелү – безнең бурыч булып калачак, – дип белдерде Рамил Илдусович. 

Тиешле нәтиҗәне бирмәгән, электрон түләүләрне башкармаган оешма һәм мәгариф учреждениеләре директорларына шелтәләр белдерелде. Киләчәктә әкренләп райондагы калган хезмәт коллективларын җәлеп итү бурычы да куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International