Сосна Пүчинкәсендә чишмәдән су алу уңайландырыла

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

Үзара салым акчасына Сосна Пүчинкәсендә дә күләмле эшләр башкарыла. Биредә язгы ташу вакытында да чишмәдән су ала торган итеп үзгәртү эшләре алып барыла. Авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнүче эш җирлектә беренчесе генә түгел. Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин кайсы авылда нинди хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын карап, халыктан җыелган үзара салым акчаларын шул юнәлешкә кертеп җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International