2 декабрь көнне район Советының утырышлар залында узган гамәви тыңлауларда район финанс һәм бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов 2017, 2018, 2019 елларга район бюджеты проектын тәкъдим итте.
Рафис Ильясов белдерүенчә, 2017 елда хезмәт хакы, стипендияләр 1 октябрьдән 4,9%, туклану тармагына, медикаментларга 1 гыйнвардан 4,9%, коммуналь чыгымнар 1 июльдән 5,5% арттыруны күздә тотып, калган чыгымнар үткән елдагы күләмдә калачак, дип фаразланды.
Россия Федерациясенең бюджет кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торганавтомобиль бензинына, дизелҗ ягулыгына, дизельле һәм карбюраторлы (инжекторлы) двигательләр өчен мотор майларына акцизлар түләүдән Татарстна Республикасының берләштерелгән бюджетыннан район бюджетын 11 миллион 800мең сум акча бирелә. Шушы сумма авыл җирлекләрендә һәм шәһәр тибындагы бистәдә юллар салу өчен тотылачак, дип белдерде.
Район җирлегендә җирләрне арендага бирүдән керә торган барлык сумманы киләсе елда 1,500 миллионга арттыру бурычы куелды.
Оешма һәм учреждение җитәкчеләренә һәм шулай ук республика һәм Россия күләмендә уза торган грант оту мөмкинлеге бирә торган конкурсларда катнашуны максат итеп алырга, дип ассызыкланды.