Балтачта Яңа елга әзерлек башланды.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, берничә көн элек «Саклык банкы» бинасында чыршы бизәп куйдылар, «Балтач» ял паркында үзәк чыршы да сафка басып килә. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә дә чыршылар, уенчыклар сатыла башлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров боерыгы нигезендә, бер атна дәвамында – 7 декабрьгә бистә урамнары бизәлеп беткән булырга тиеш. Тиздән район мәдәният үзәге каршындагы мәйданда да яшел чыршы урын алачак. 

Урамнарда да, күңелләрдә дә күтәренке бәйрәм рухы булсын!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International