"Җәннәт әниләрнең аяк астында"

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Әни,әнкәй...Әйе,Ана-ул дөньяда иң бөек кеше.Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый.Әниләр алдында бурычыбызны гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз.Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз.26 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Җәннәт әниләрнең аяк астында" исемле әниләр кичәсе үткәрелде.Кичәгә китапханәнең иң күп китап укучы әниләре чакырылды.Әниләр турында матур шигырьләр, җырлар яңгырады.Язучыларның әниләр турында иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International