Тәбрикләү сүзе

2016 елның 25 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, хөрмәт күрсәтә, изге теләкләрен ирештерә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы – мәңгелек. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Шуңа да исән чакта кадерләрен белү, яратуыңны еш белдереп тору, һәрчак рәхимле-шәфкатьле булу  бик тә кирәк.
Кадерле, газиз әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән, Рамил НОТФУЛЛИН,  муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International