Зәйнәб белән Зөфәр районыбыз әниләрен сөендерде.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Район мәдәният үзәгендә бүген – 25 ноябрь «ӘНИЛӘР КӨНЕ» уңаеннан бәйрәм танатанасы булды. 

Әниләр – илгә батырлыкна, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Аларның хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.

Районыбыз әниләрен тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин да иң ихлас теләкләрен ирештерде. Мактауга лаек, үрнәк гаиләләрне санап, тормышта әни кешенең нинди зур урын биләвен ассызыклады.

Гаилә кыйммәтләрен саклаучы күркәм гаилә буларак, Пыжмара авылыннан 15 балага гомер бүләк иткән һәм олы тормышка аяк бастырган Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булуын әйтү генә дә ни тора! Бәйрәм тантанасында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова гаилә башлыгы Хәбир Мөхәрләмовны сәхнә түренә чакырып махсус бүләкләп узды. "Әниләр көне генә түгел, әтиләр көне дә инде бу бәйрәм!" - дип шаяртты уенын-чынын кушып Римма Атласовна. Шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Мәрхәмәт" дип исемләнгән хатын-кыз депутатлар советы исеменнән котлау сүзләре ирештерде. Хатын-кызларга, күп балалы әниләргә карата булдырылган дәүләт ярдәмнәре белән таныштырды. 
"Гап-гади бер формула бар. Әгәр дә Ана баласын кадерләп үстерсә, бала картаеп килгән әнисен кадерләп караса, күпме проблемалар чишелер иде безнең дәүләттә, безнең җәмгыятьтә. Балалар йортлары да кимрәк булыр иде, картлар өчен йортлар да ул кадәр үк кирәк булмас иде - күпме яраланган язмышлар кимер иде... Менә бүгенгедәй шулай матур яшик балаларыбызны сөеп, алар да игелекле булсыннар Әниләренә карата!" диде үзенең котлау сәламендә. Әлеге эчкерсез сүзләр белән килешми мөмкин түгел. 

Район җитәкчелегенең әниләргә зур бүләге буларак, татар эстрадасының күркәм гаиләләренең берсе булган Зәйнәб белән Зөфәр концерты тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International