Балтачлылар Ник Вуйчич белән күрештеләр.

2016 елның 25 ноябре, җомга

19 ноябрьдә мөмкинлекләре чикле 15 райондашыбыз Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич белән очрашу бәхетенә ия булды. 

Ник Вуйчич тумыштан кулсыз-аяксыз булса да, Җир шары буйлап үтеп, ул кешеләрне тормыш төшенкелегенә бирелмәскә, һәрнинди очракта да көчле һәм бәхетле булырга мөмкинлеген раслый. Күңелсезлекләргә бирешмәскә, көчле рухлы, максатчан булырга өндәп, чыгышлар ясый. Ул: "Бәхетне эзләп табарга уйлаган кеше кул кушырып утырмый, ә үзе уңышка таба омтыла, хәрәкәт итә...", дип белдерә. Ник Вуйчич тормышның кадерен, яшәүнең мәгънәсен аңлатыр өчен үзенең докладларын сөйли, үзе язган китаплары белән таныштыра, мөмкинлеге чикле кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә, ихтыяр көче тәрбияләргә, максатка ирешү өчен тырышырга киңәш итә.

Район социаль яклау бүлеге әлеге очрашуга бару мөмкинлеге тудырганы өчен ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгына зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International