ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Балтач хакиме Рамил Рәшит улы Нотфуллинга да 55 яшь тула икән. Рамил Рәшит улы дип яздым да уйлана калдым: юк, без, авылдашлары, аңа тәки шулай дияргә күнегә алмадык, олыраклар һәм урта буын өчен ул Рамил булып калса, яшьрәкләр өчен ул әле дә – Рамил абый. Инде дүрт елга якын вакыт үтсә дә, һаман да аны район башлыгы дип кабул итә алмыйбыз. Бу – кабул итмәү дә, читләшү дә түгел. Кире­сенчә, ул читләшмәгәнгә, үзен зурга куймаганга, әле дә бездән аерылмаганга шулай.


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 27 июлендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Сасна мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Концерт программасы  алып баручы, Закирова Гөлнараның күңел түренә үтеп керүче назлы, йомшак сүзләре белән башланып китте.

2016 елның 27 июлендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

Бәйрәмнең тагын бер истә калырлык һәм кабатланмас, эксклюзив вакыйгасы булып район башлыгы Рамил Нотфуллинның ат җигеп күрсәтүе булды.

Бәйрәм концерты кояш белән бергә уянган, иртә таңнан хезмәткә тотынган авыл халкы, җанлы, иртәнге авыл тормышын чагылдырган матур компазиция белән башланып китте. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары театральләштерелгән тамашалар, республика сәхнәләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган концерт номерларын тәкъдим иттеләр.

Слетта иң мактаулы хезмәтчәннәрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр. Алар арасында алдынгы сыер савучылар, терлекчеләр, терлекчелек белгечләре, алдынгы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, озак еллар шушы тармакта эшләгән ветераннар, хезмәт юлын яңа гына башлаган яшьләр дә бар иде.

Марат Әхмәтов озак еллар районыбызда эшләп киткән, районыбыз башлыгы булып торган шәхес буларак, район хакимияте, авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән ихлас күңелдән үз итеп күреште.

«Терлекчеләр слеты»нда ТР Премьер министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готович Әхмәтов катнашты.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Буген 26 июль көнне, Бөрбаш авылында төрлекчеләр җыены башланып китте. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ахметов М.Г. көтелә


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы  Сәйдәш Хәкимовны авылдашлары тынгы белмәс җитәкче булганы өчен хөрмәт итә. Авыл өчен нинди программалар гамәлдә, нинди субсидия каралган, ул аларның һәммәсеннән  дә  үз  җирлеге халкы өчен файдаланып калырга тырыша


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International