Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып ашлама туплау эше тора. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренә бер гектар чәчүлек җиренә 80 кг. тәэсир итү көче белән ашлама тупларга, шуның 40 килограммын ел азагына кадәр булдырырга дигән максат куелган иде.
"1 гектар чәчүлек мәйданына тәэсир итү көче белән 40 килограмм ашлама туплаган очракта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчелек буенча бирелә торган субсидияләрне 25 %ка арттыра. Киләсе ел уңышын быелдан кайгыртырга кирәк. Алдан ук төгәл генә һава торышының ничек буласын тәгаенләү мөмкин түгел, безнең җирлектә ашламасыз гына мул уңыш алып булмый", дип белдерде район башлыгы.
Соңгы көннәрдә алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең 2017 елгы чәчү өчен ашлама туплау эше бик акрын бара. Тупланырга тиешле барлык 5400 тонна ашламаның хәзерге көнгә кадәр нибары 677 тонннасы гына булдырылган килеш!!!
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең исемлегенә карасак, «Дуслык», «Сорнай», «Активист», «Арбор», «Борнак», «Тукай исемендәге һәм «Уңыш» җәмгыятьләренең бүгенге көнгә кадәр бөтенләй бер килограмм да ашлама да тупланмаганнары күренә.
Ә шул ук вакытта "Бөрбаш" - 100 тонна, "Труд" - 92 т., "Кызыл юл" - 79 т., "Игенче" - 70 тонна ашлама тупларга өлгергән.