ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

Иген кырларыбыз комбайннар шавыннан гөрләп тора, амбарларыбызга “алтын бөртекләр”  кайта. Районыбыз алдынгылары бер көндә (21 июльгә) 840 тонна ашлык суктырып алды, “Кама” уңганнары  – 282, “Якты юл”– 194, “ Дуслык” 180 тонна икмәкне амбарларга озатты.  “Тагын алты хуҗалык урып-җыю эшләренә тотынды, бөртекләрне суктыртуга кереште”, ди районның баш агрономы Мәсхүт   Гарипов. Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта игеннәр мул уңыш вәгъдә итә (рәсемдә). Салавыч янындагы тәүге суктырып алган мәйданда бодай уңышы  гектарыннан 58 центнер булды, ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. Елның-елында урып-җыюда югары  хезмәт күрсәткечләре белән эшләүче  комбайнчы Илфат Әсхәдуллин, шофер Нәкыйп  Гыйльмуллин быел да алдынгы урыннарда.

“Кама” лыларга  тиңнәр юк.

Балтач районы  буенча  урып-җыю кампаниясе башланып китте.  Амбарларга 22 июль көненә  3мең 201 тонна бөртекле культура кайтартылды. Шуның эчендә 94 тоннасы борчак. Борчак сугу буенча “Кама” җәмгыяте. . .


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, хәзерге көннәрдә илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу бара. Ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Районыбызда да авыл хуҗалыгы исәпкә алу тулы куәтенә бара. Күп җирлекләрдә инде тулаем эшнең 50 проценттан артыгы башкарылган.

Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде.

Исегезгә төшерәбез: әле ел азагында гына Ана капиталы турында законның срогы чыгуы турында борчылучы гаиләләр күп иде. 2015 елның декабрендә күптән көтелгән закон, ниһаять, кабул ителде: аның нигезендә Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды. Шулай итеп, Ана капиталы белән кулланырга теләүчеләрнең 2018 елның 31 декабренә кадәр вакытлары бар.


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбыз басуларында терлек азыгы әзерләү белән беррәттән уракка төшеп,   көзге бодайны уруга керештеләр.  Беренчеләрдән булып,  “Уңыш” җәмгыяте  бодайны турыдан-туры суга башлады.   Шулай ук “Кама”,  “Якты юл” хуҗалыкларында да нәтиҗәле генә эш күрсәтәләр. “Кама”лылар уракка 18 июльдә үк төштеләр, алар гектарыннан –  35, ә “Якты юл” да 38,5 центнер уңыш алалар.  “Яңа тормыш” җәмгыяте  кырларында  10 гектар мәйданда бодай теземнәргә салынган. Ә Тимирязев исемендәге җәмгыять исә бүген , ягъни 20 июль көнне көзге бодайны уруга кереште.  Борчакны теземнәргә сала башлады. “Маяк” җәмгыятенең  дә   бүген уракка төшкән көне. Беренче генә көн булса да, тулы куәткә эшләп, бодайны турыдан-туры суктырып, 80 гектар мәйданда эш башкарырга өлгергәннәр. “Әлегә гектарыннан 30 центнер чамасы уңыш чыкты”,– ди җәмгыять җитәкчесе Хәлил  Хаҗиев.

Бүген - 20 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә  Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ  комиссиянең  чираттагы утырышы булып узды. Анда йортлары  территориясендә  чисталык сакламаган һәм үзара салымны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган  Субаш авыл җирлеге гражданнары  чакырылды. 


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләрендә башкарылган һәм планда булган эшләр бихисап. Ләкин шул ук вакытта җитешсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, чисталык мәсъләсе. Тирә-якка игътибарны киметмәсәк,  чисталыкны сакласак  иде.  Үзебез яши торган территориянең  төзеклеге һәм  пөхтәлеге хакында һәр атна саен район башкарма комитетының утырышлар залында уза торган киңәшмәдә  телгә алына.

Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Коммуналь түләүләрне, кредитларны, штрафларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Кичә 17 июль – якшәмбе көнне Бөрбаш авылында Республика мөселман балалар Сабан туе булды. Әлеге үзенчәлекле күркәм чара районыбыз җирлегендә тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтты.


17
июль, 2016 ел
якшәмбе

   Түбән Кенә авылында яшәүче Галимуллин Ильяс Галимула улына 17 июль көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International