Алдан тавыш бирергә мөмкин.

2016 елның 18 ноябре, җомга

Мәгълүм булганча, район җирлегендә 20 ноябрь - якшәмбе көнне 7.00 – 20.00 сәгатьләрдә үзара салым акчасын кертүгә багышланган референдум үткәрелә. Райондашларыбыз арасында бу көнне билгеле бер сәбәпләр аркасында гомуми тавыш бирүдә катнаша алмаган гражданнар булырга мөмкин. 

"17, 18 ноябрь көннәрендә 14.00 – 20.00 сәгатьләрдә, ә 19 ноябрьдә 8.00 - 16.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла", дип хәбәр итә Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International