16 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә чираттагы район киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә район Советы, башкарма комитеты, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм оешма-учреждение җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашты.
Әлеге киңәшмәнең көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды:
«20 ноябрь көнне район җирлекләрендә 2017 елга үзара салым кертү буенча референдумнар үткәрү турында» дигән тема белән Балтач территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов чыгыш ясады. Равил Вагыйзович үз докладында референдум уздыруның нечкәлекләренә тукталды. Алдан тавыш бирү вакытларына ачыклыклар кертте. Сайлау участокларында җаваплы җитәкчеләр исемлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыкларына һәм сайлау участогы рәисләренә референдумнарны имин шартларда, тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычы куелды.
Ә икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновның «Районда Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чаралары турында» чыгышы тыңланды. Яңа елга әзерлек һәм бәйрәм чараларын оештыру эшләрен башлап җибәрергә, авыл җирлекләрендә идарә, оешма биналарын, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләр янын бизәүне оештырырга кирәклеген ассызыклады. Авыл җирлекләрендә конкурслар уздыру тәкъдиме белән чыкты. Авылларда "Иң матур урам", "Иң матур капка төбе" яки "Иң матур шәхси йорт" дигән номинацияләрдә урыннар билгеләргә, кызыксындыру чараларын булдырырга мөмкин дип белдерде. Яңа ел бәйрәмнәре чорында үтәчәк күңел ачу чаралары программасы белән таныштырды.
Искәрмә: Яңа ел программасының тулы варианты белән алга таба таныштырырбыз.