11-13 ноябрь көннәрендә укучы балалар арасында рус шашкасы буенча республика чемпионаты узды.

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Биредә Балтач урта мәктәбенең 1 класс укучысы Гыйбадуллина Ралинә үз яшендәгеләр белән көч сынашып (64 тактасында уйнап), 3 урын яулады һәм мактау таныклыгы, медаль белән бүләкләнде. 

Бу ярышларга Ралинәне әти-әнисе күптәннән йөртәләр икән инде. Берничә ел лауерат исеменә лаек булса, быелгысында кызның җиңү яулавына зур өмет баглаганнар. 

– Нәтиҗәдә уңыш елмайгач бик сөендек,Ралинәгә шашка уйнарга өйрәткән тренерыбыз Чулпан Габделганиевага зур рәхмәтебезне җиткерәбез,– диделәр Гыйбадуллиннар гаиләсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International