ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда махсус өстәмә 7 мәйданчыкта көн саен авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мөмкинлек булдырды.
Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән материаль чаралар ярдәмендә шәһәрнең җиде мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре көн саен үткәреләчәк. Шатерлы ярминкәләрдә үз бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш артып калган шәхси һәм фермер хуҗалыклар сату итә алачак. Сәүдә урыннары җиһазландырылган, яктыртылган. Сату сәгать 6.00 алып 13.00 кадәр шәһәр халкы өчен гадәти булган урыннарда үтә.
- Ю.Фучик урамы, 64 адресы буенча - 16 сәүдә урыны;
- Дәрбишләр бистәсенең Липатова урамы, 7 йорт адресы буенча - 28 урын;
- Зәкиев урамы, 12 йортында - 20 урын;
- Дементьев урамы, 7дә - 16 урын;
- Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә - 32 урын;
- Академик Лаврентьев урамы, 10 йорт адресы буенча - 68 урын;
- Батыршин урамы, 20 адресында - 16 урын каралган.