«Сабантуй» ял һәм спорт паркы күзгә күренеп үзгәреш кичерә, заманча төсмер алып, матурлана бара. Анда уңай шартлар, мөмкинлекләр, җиһаз һәм объектлар артканнан-арта - шушы көннәрдә генә тагын бер объектка баеды, 4 х 6 метрлы светодиодный экранлы автокинотеатр мәйданчыгы булдырылды.
19 ноябрь - шимбә көнне 21.00 – 23.00 сәгатьләрдә 18 яшьтән югары райондашларыбыз өчен автокинотеатрда беренче тапкыр тест рәвешендә кино карау оештырыла. Игътибарга «Легенда №17» нәфис фильмы тәкъдим ителә. Кино карау бушлай. Рәхим итегез, көтеп калабыз!