Республика күләмендә үтүче «Кадр резервы» яшьләр проекты җиденче сезонын ача.
Биредә 16—30 яшьләрдәге социаль-актив позициясе һәм төрле өлкәләрдә регионны үстерүгә юнәлткән инновацион идеяләрне тормышка ашырырга теләге булган студентлар катнаша ала. Проект урында (очно) һәм читтән торып (заочно) уку этапларыннан тора. Биредә катнашучылар команда белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә, ораторлык сәләтен үстерә, дәүләт идарәләре нигезләрен өйрәнә, татар һәм инглиз телләрен камилләштерә.
«Кадр резервы» республика проектында катнашу өчен заявкалар 24 ноябрьгә кадәр кабул ителә.