«Хыял» һәм «Факел» яшьләре

2016 елның 18 ноябре, җомга

«Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Безнең заман – Наше время» ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналыннан җиңү белән кайтты. 
Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Наше время – безнең заман“ эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестиваленең быелысында районыбыз данын «Хыял» яшьләр үзәге һәм «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре яклады. Алар 21-22 октябрь көннәрендә зона этабында катнашып, «Хореография» номинациясендә өченче урын, «Вокал» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән иде. 

Инде менә фестивальнең суперфиналыннан да зур җиңүләр белән кайттылар. Аларга “Иҗади эзләнү” номинациясендә бәхет елмайды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International