Авылыбыз яшьләре бик тырыш, дус, бердәм безнең. Бу заманда андый янып торган, актив яшьләрне очратуы җиңеллләрдән түгел. Алар бәйрәмнәр уздыруда да үзләре инициатива күрсәтеп, башлап оештырып йөрүчеләр. Яңа клубтан, мәктәп янындагы мәйданчыктан балалар, яшүсмерләр, яшьләр ел әйләнәсе өзелми - гөрләп тора. Яшьләр футбол, волейбол уйныйлар. Үзара ярышлар да үткәрәләр. Волейбол сеткасын яки тупларны яңартасы булса да үзләре хәл итәләр.
Ә авылыбыз өчен иң зур яңалыгыбыз - яшьләр быел көзен үз көчләре белән элеккеге тузган шугалак урынына яңа мәйданчык ясап куйдылар. Шугалак янәшәсенә кием алмашыр өчен тактадан кечкенә генә өй дә булдырдылар. Кичке сәгатьләрдә, хәтта ял көннәрендә дә Дамир Әхмәдиев җитәкчелегендәге бертөркем егетләр кулларына эш кораллары алып, биредә булдылар. Әлеге күмәк эшкә авыл активының, студент егетләрнең дә көче күп керде. Шугалак ясау теләге авылны тагын да берләштерде.
Хәзерге көндә шугалакны катырып, тигезләп, буяп, авылыбызда хоккей "сезонын" ачып җибәрергә уйлыйлар. Яшьләр киемнәргә заказ биреп, Алан хоккей командасы булдырабыз, дип тә хыялланалар. Киләчәктә аларны районкүләм ярышларда, зур бозларда күрергә насыйп булсын! Яшьләрнең мөстәкыйль, тырыш булуларына сокланып карыйм һәм шул ук вакытта горурланам да!
Миләүшә Фатыйхова, Алан авылы клуб мөдире.