«Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдиме белән оештырылган «Күркәм гаилә – 2016» бәйгесенең район турлары дәвам итә. 19 ноябрьдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортына Балтач районының үрнәк, җырга-моңга оста, килен-каенана белән бергә яшәүче күркәм гаиләләре җыелды. Әлеге бәйге Балтачта узган ел да үтте. Быелгысы тагын да үзенчәлекле булды.
Беренчедән, сәхнәгә 25 гаилә чыкты(!) Дөрес, барысы да чыгыш ясамады, чөнки алар зона турларында үзләрен күрсәткән инде. Шулар арасыннан иң-иң дип табылган 7 гаилә Казанда узачак «Күркәм гаилә — 2016» бәйгесенең финалында катнашу өчен көч сынашты.
«Быел конкурста катнашучыларга төп шарт – җиде буынны белү,- диде Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Резидә Гаязова. – Һәр гаилә ата-баба шәҗәрәсен төзеде. Шуңа нигезләнеп сәхнәдә дә үзләре белән таныштырдылар».
Мәкаләнең дәвамы һәм Балтачта узган «Күркәм гаилә – 2016» бәйгесеннән тулы фоторепортаж безнең рәсми сайтыбызда: magarif-uku.ru/kurkem-gaile-2016-bejjgese-baltachta-2