Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.
Районыбызда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Бу эшне оештыру буенча комиссиядә һәм төркемнәрдә торучылар әлеге бурычларын җәмәгать эше буларак кына алып баралар. Шуңа карамастан, гражданнар оборонасы буенча җаваплы кешеләргә карата таләпләр бик җитди. Әлеге мәсьәләләр хакында 22 ноябрь көнне Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәүче белгече Наил Галиев җитәкчелегендә уку оештырылды.
Бу чарада гражданнар оборонасы мәсьәләләре буенча бик күп мәгълүмат бирде, комиссия һәм төркемнәрнең бурычларын аңлатты. Бүгенге укулар барышында гражданнар оборонасын үстерү һәм камилләштерү һәм идарә итү проблемалары турында фикер алыштылар. Гражданнар оборонасын камилләштерү һәм үстерү һәм заман таләпләрен исәпкә алып, халыкны яклау мәсьәләләрен карадылар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы әлеге өйрәнүләргә багышланды. Өйрәнүләргә күп кенә службалар, хокук саклау, башкарма власть органнары да җәлеп ителә.
23-25 ноябрь көннәрендә районда гражданнар оборонасы эшенең торышын махсус республика комиссиясе тикшереп бәя бирәчәк.
Районда гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак.