Районыбыз кызлары дәүләт телләрен яхшы белә.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы җиңгән Балтач кызларын 18 ноябрь көнне алар Казан федераль университетында бүләкләү тантанасында бүләкләделәр. 
Октябрь аенда Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде. Норма мәктәбеннән Ризванова Зәлия, Фатыйхова Лилия, Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмүтова Илүзә, Балтач мәктәбеннән Йосыпова Динә, Ибраһимова Энҗе, Ибраһимова Зилә, Хәйретдинова Лилия, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Куныр мәктәбеннән Михайлова Снежана, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу региональ этапның җиңүчеләре булганнар иде. 

Әлеге конкурста кызларның гына җиңүе уйланырга җирлек тә тудыра. 
Чөнки кызлар - булачак әниләр. Ә туган телне - Ана теле дип юкка гына әйтмиләр шул!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International