19 ноябрь көнне сәгать 15.00 Россия Федерациясе дәүләт учрежденияләре профсоюзларының Татарстан Республикасы буенча оешмасы рәисе Калашникова О.А. катнашында Балтач муниципаль районының профсоюз активының отчет-сайлау конференциясе булып узды.
«Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино поселогы) 5-7 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган яшь эшмәкәрләр мәктәбе үткәреләчәк.
14 ноябрь көнне социаль яклау бүлеге һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Балтач бистәсе һәм Чепья җирлегендә җәмгыят оешма вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештырды.
13 ноябрьдә районда эш визиты белән ТР Эчке эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миннеханов булып китте
Агымдагы елның 11 ноябрь көнне Сосна авыл мәдәният йортында “Җиңүләргә илткән җырлар” дип аталган патриотик җыр район конкурсына старт бирелде.