"Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Милли рухлы гаилә учагының Син Асыл зат – Гаилә тоткасы” дип исемләнгән зур мәдәни чара“

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
2014нче елның 12нче нояберендә кабат районыбызда “Ак калфак” Бөтендөньятатар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Милли рухлы гаилә учагының    Син Асыл зат – Гаилә тоткасы” дип исемләнгән зур мәдәни чара булып узды. Кунакларыбызны татар халкының искиткеч матур милли йолалары, кул эшләре, гореф-гадәтләре күрсәтелгән чаралары белән Борбаш авыл җирлеге кабул итте. Чараның бер өлеше Борбаш урта мәктәбендә балаларга “Әхлак тәрбиясе” бирү, татар халкының онытылмас йолаларын күрсәтү белән башланып китсә, ә Борбаш мәдәният йортында бай эчтәлекле күргәзмә һәм Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә җәмгыяттә, гаиләдә хатын-кызның роле һәр яклап ачылды. Бәйрәмгә Республикабызның танылган газета-журналларының хәбәрче-журналистлары да килгән иде һәм мәртәбәле кунакларыбыз тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар:
   - Фазлыев Җәлил Васил улы – Татарстан Республикасының Баш казые.
                                              “Халкы гүзәл кыз бала-
                                            Гаиләсе өчен олуг байлык.”
-         Камалиева Наилә Нургаяз кызы – Балтач үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы.
                                      “Әхлакны сау-сәламәт хатын-кыз –
                                   балаларыбыз һәм җәмгыятебез күрке”
-         Әхмәтханова Зөһрә Рәфкат кызы – граҗданлык хәле актлар                                              теркәү бүлеге җитәкчесе.
                                            “Гаилә – җәмгыятьнең көзгесе”
-         Гәйнетдинов Илһам Фәләхетдин улы – Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
-         Идрисова Кадрия Рәис кызы -“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
                           – “Милли киемнәргә күңел тарта” –
              Кичәдә район үзешчән сәнгать коллективларына милли рухта тегелгән костюмнар иҗат итүче “Айлин” ательесы үзенең киемнәрен тәкъдим итте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International