Яшь эшмәкәрләр мәктәбе

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
 

«2011-2015 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасының авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында «Волга» яшьләр үзәге базасында 5-7 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган яшь эшмәкәрләр мәктәбе үткәреләчәк.

Мәктәп эшендә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да 100 гә якын авыл җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгельләнгән яисә киләчәктә авылда бизнес җәелдерергә теләгән яшь әшмәкәр катнашыр дип көтелә.

Бу мөһим чараның төп максаты – үз бизнесларын булдырырга теләгән яшьләргә эшмәкәрлекнең төп нигезләренә өйрәтү, аларда уңышлы бизнес алып барырга җитәрлек белем туплау, бизнес-планнаштыру серләренә төшенү, авыл яшьләре арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру. Чара барышында бизнес-тренерлар катнашында бизнес-класслар, семинардлар, төрле тренинглар узыр дип көтелә.

Әлеге чарада катнашырга авыл җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгельләнгән яисә киләчәктә авылда бизнес җәелдерергә теләгән 18-35 яшьлек райндашларыбызны чакырабыз. Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән чарада катнашырга теләгән яшьләргә оештыру взносы 2000 сум, ә авыл яшьләренә уку бушлай үткәрелә.

Мәктәп эшендә катнашырга теләгән яшьләргә заявкаларны агымдагы елның 1 декаберенә кадәр тутырып җибәрергә кирәк.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 2-45-96 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International