Балтач бистәсе һәм Чепья җирлегендә җәмгыят оешма вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештырды.

2014 елның 14 ноябре, җомга
 

14 ноябрь көнне социаль яклау бүлеге һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Балтач бистәсе һәм Чепья җирлегендә җәмгыят оешма  вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыклары   белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештырды.   Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фаризовна түгәрәк өстәлдә катнашучыларны яңа 442 номерлы Федераль закон белән таныштырды. “Наз” Үзәге директоры Әхмәдиева Гөлнара Айдаровна катнашучыларны ноябрь һәм декабрь айларында районда уза торган чаралар белән таныштырып узды. “Түгәрәк өстәлне” үзләренең чыгышлары белән юрист һәм психолог дәвам иттеләр. Чара концерт программасы белән тәмамланды.  Чәй өстәлен оештыру иганәчесе Рәсимә Сәгыйтова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International