ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 

Агымдагы елның 1-2 ноябрь көннәренде Казан шәһәрендә VI Халыкара "Содружество талантов" дип исемләнгән балалар һәм яшьләр иҗаты  фестиваль-конкурсы булып узды.

 

2 ноябрь көнне Казан шәһәрендә V-нче юбилей Халыкара "Звездный дождь" дип исемләнгән балалар һәм яшьләр иҗаты  фестиваль-конкурсы булып узды.

 

2014 елның 7 ноябрь көнне «Наз» халыкны социаль яклау үзәге юрисконсульты Шарафутдинова Г.Х. тарафыннан учреждения хезмәткәрләре белән яңа Федераль законны өйрәнү буенча укулар үткәрелде.

Агымдагы елның 11 ноябрь көнне Балтач муниципаль районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бөтен Татарстан күләмендә 12 ноябрьдә с.9.00 дә уза торган “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларындагы Мәдәният дәресләре Балтач үзәк балалар китапханәсендә икегә бүленеп узды. 
Балтач Үзәк китапханәсе тарафыннан "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышлап үткәрелгән "Спорт-сәламәтлек юлдашы"  интеллектуаль уенында Балтач урта мәктәбенең 9А, 9Б сыйныфы укучылары көч сынашты. Аз гына өстенлек белән 9А сыйныфының "Дуслык" командасы җиңде.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Көзге каникулның кояшлы матур көнендә балалар белән авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында очрашу юкка гына түгел. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, бу очрашу кече буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер алымы булып торадыр. Бу балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның оныкчыклары бит. Һәйкәлләр турында әңгәмәне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә дәвам иттек. Балалар һәйкәлләрнең ни әйтергә теләгәннәрен ачыкларга тырыштылар: белгәннәрен сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын биреп, кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълумат тупладылар.
Көзге каникул вакытында Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән балалар өзелмәде. "Әкияттә кунакта" дип аталган китап күргәзмәсенә урнаштырылган китаплар белән таныштылар. Ял вакытында уку өчен үзләрен кызыктырган китаплар сайладылар. яраткан әкият геройларын махсус пластилин белән махсус кәгазьдә ясадылар. Шул ук вакытта һәркайсы үзенең яраткан әкиятенең эчтәлеген дә сөйләргә өлгерде.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Балтач җирлегендә яшәүче Бибиситдика Мөхәммәтҗан кызы Фәсхетдиновага 3ноябрь көнне 95 яшь тулды.


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Галимуллина Тәскирә Гөмәр  кызына 5 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International