2015 елның 1 гыйнварыннан 442-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турындагы» Федераль законның үз көченә керү сәбәпле «Наз» халыкны социаль яклау үзәген юрисконсульты Шарафутдинова Г.Х. тарафыннан учреждениянең 97 хезмәткәре белән әлеге Федераль законны өйрәнү буенча укулар үткәрелде. Уку нәтиҗәләре буенча 10 ноябрь көнне барлык хезмәткәрләрдән дә, әлеге Федераль законның төп тәләпләрен белү буенча тест формасында имтихан алынды.