Галимуллина Тәскирә апаның 90 яшьлек юбилее

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кенә авылында  яшәүче Галимуллина Тәскирә Гөмәр  кызына 5 ноябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы   Шамил Низамиев,  «Татарстан почтасы» җитәкчесе  Гали Файзрахманов, “Игенче”авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдинов, район хәрби комитеты вәкиле Фәрит Кәримовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Белоруссияне азат итүдә катнашкан  өчен медаль,  Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International