Балтач җирлегендә яшәүче Бибиситдика Мөхәммәтҗан кызы Фәсхетдиновага3ноябрь көнне 95 яшь тулды.Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Сурнай”җәмгыяте баш экономистыӘнәс Кәлимуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урынынан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бибиситдика апа озак еллар колхозда фидакарь хезмәт куеп, бугенге көндә улы семьясында яши.