Мэдэният дэреслэре

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Бөтен Татарстан күләмендә 12 ноябрьдә с.9.00 дә уза торган “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” кысаларындагы Мәдәният дәресләре Балтач үзәк балалар китапханәсендә икегә бүленеп узды.  Балтач гимназиясенең 1А, 1Б сыйныфыннан 38 бала  с. 9.00 чакырылдылар. Балалар “Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт” исемле дәрес барышында башкалабыз Казанның мәдәни урыннары һәм һәйкәлләре:  Казан Кремле, китапханә, музей, театр, парклары белән таныштылар. Республикабызның, районыбызның төрле мәдәни урыннарына багышланган презентация һәм видеоролик карадылар. Балаларга “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” белән эш тәртипләре аңлатылды. Ахырдан алар китапханәгә китап укучы булып язылап, өйләренә китаплар алып киттеләр.  Ә Балтач урта мәктәбенең 1А, 1Б, 1В сыйныфыннан 71 бала с.11.00 чакырылып,  Мәдәният дәресе алар белән дә шушы тәртиптә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International