Әкият геройларының да хокуклары бар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
18 нче ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне уңаеннан “Әкият геройларының да хокуклары бар” - “Сказочные герои имеют право” исемле тематик кичә узды. Чараны Балтач урта мәктәбенең 2А сыйныф укучылары көче белән әзерләп, кунакка гимназиянең 2б сыйныф балалары килде. Аларга үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләнде. Кичә “Я человек, я имею право” исемле презентация белән баетылды. Кичәбезгә кунак итеп Балтач муниципаль районынын прокурор урынбасары Шәрифуллин Фәрит Гомәр улы чакырылды, Ул балаларга үз хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Кичәне шушы тема буенча әкият геройларына багышлап төзелгән викторина тәмамлады. Чарабыз шигырьләр белән үрелеп барылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International