IV нче мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар арасында спорт фестивале

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
 

15 ноябрь көнне «Балтач» универсаль спорт залында Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар арасында спорт фестивале уздырылды. Әлеге фестиваль 4-нче тапкыр уздырыла һәм бу ярышларга  командалар бик җитди әзерлек белән килгәннәр. Барлыгы ярышларда 14 команда катнашты, алар 2 категориягә бүленеп  6 спорт төрендә, ягъни «Визит карточкасы», «6х30 м. Эстафета», «Төз атучы», «Боҗрага кертү», «Дүрт аяклап йөрү», «Формула-1» һәм «Күңелле стартлар»  көч сынаштылар.

Фестиваль тантаналы рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдиновның, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы  Р.Р.Загидуллинның, район мәгариф идарәсе методисты Г.Ф.Нотфуллинаның чыгышларыннан соң башланып китте.

Ярышлар сабыйларның физзарядкасыннан башланып китеп бик гадел  үттеләр.

 

Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Авыл балалар бакчалары арасында

1 нче урын  - «Йолдызчык» (Борбаш балалар бакчасы)

2 нче урын - «Салават купере» (Сосна балалар бакчасы)

3 нче урын  -  «Спортсменнар» (Салавыч балалар бакчасы)

 

 Шәһәр җирлеге балалар бакчалары арасында

1 нче урын - «Крепыши» (Балтач 1 нче номерлы балалар бакчасы)

2 нче урын - «Верные друзья» (Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы)

31 нче урын - «Верные друзья» (Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы)

 

Фестивальда  катнашкан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Җиңү яулаган балалар бакчаларына төрле уенчыклар алырга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International