19 ноябрь көнне сәгать 15.00 Россия Федерациясе дәүләт учрежденияләре профсоюзларының Татарстан Республикасы буенча оешмасы рәисе Калашникова О.А. катнашында Балтач муниципаль районының профсоюз активының отчет-сайлау конференциясе булып узды.
Конференция эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров, сайланган делегатлар, социаль партнерлар, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты. Профсоюз активының соңгы 5 елдагы эшчәнлеге турындагы отчеты белән профсоюзлар вәкиле Нургалиев Рамил Камил улы чыгыш ясады. Шулай ук «Балалар спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениясенең профсоюз оешмасы отчеты белән Эмиль Наил улы Гарипов чыгыш ясады.
Конференция барышында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде, алдагы елга бурычлар алынды. Ин яхшы профсоюз активистларына бүләкләр тапшырылды.