Агымдагы елның 11 ноябрь көнне Сосна авыл мәдәният йортында “Җиңүләргә илткән җырлар” дип аталган патриотик җыр район конкурсына старт бирелде.
Әлеге зонада түбәндәге мәдәният учагы колективлары катнашты:
Сосна авыл мәдәният йорты;
Югары Субаш авыл мәдәният йорты;
Сосна Пүчинкәсе авыл клубы;
Урта Көшкәт авыл клубы;
Ярак Чурма авыл клубы;
Көшкәтбаш авыл клубы.
Конкурсның икенче зона Карадуган авыл мәдәният йортында 14 ноябрь көнне үтәчәк. Катнашучыларны көтеп калабыз.