13 ноябрь көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә район укытучылары арасында “Башваткыч” конкурсы уткәрелде. Биредә Балтач Гимназиясеннән Римма Шакирова, Балтач урта мәктәбеннән Ренат Бадгиев, Норма урта мәктәбеннән Рим Гибадуллиннар катнашты. Әлеге чара “ Без тынычлык өчен!” темасына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.
“Башваткычка” май аенда игълан ителгән конкурста җиңеп чыккан Норма авылыннан Лилия Зайнуллинаның кроссворды куелды. Сорауларның катлаулы булуына карамастан, уенчылар барлык сорауларга да дөрес hәм җитез җавап бирделәр.
25 сорауның 13 нә җавап биреп, Рим Гибадуллин иң оста кроссворд чишуче булып танылды, шулай ук супер уенга куелган татар халык мәкален дә бер минут эчендә чишә алды. Барлык уенчыларга да истәлекле буләкләр әзерләнгән иде.