2019 нчы елның 20 нче августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Хыял» палаткалы спорт сәламәтләндерү лагерендә 4 станциядән торган квест уен уздырды.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.
2018 нче елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статьясы белән тулыландырылды, 2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - бу вируслы зооноз авыруы, шул ук вакытта бөерләр зарарлана. Инфекциянең чыганагы булып тычканнар тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатканча, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы экспертлары белән түләүсез консультация үтәргә була (http://provbiz.ru).
2019 елның 19 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова белән очрашу узды.
Шашка ул - фән дә, спорт та, сәнгать тә, шул ук вакытта шатлык һәм ләззәт китерүче уен да.
2019 елның 29 августында сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3нче этаж.
Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Татарстанда, 2019 нчы елның 20 нче августына, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрнең саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
19 нчы август көнне Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ратникова Римма Атлас кызы катнашында Чутай авылында халык җыены булып узды. Җыенда җирлек депутатлары, учреждение җитәкчеләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл картлары, авыл халкы катнашты.